«Безнең дәвер озын булсын»: сәламәтлек сәгате (18+)

24 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең «Сәламәтлек» клубы кысаларында «Безнең дәвер озын булсын» дигән сәламәтлек сәгате үтте.

Чарада өлкәннәр өчен сәламәт тормыш рәвеше нигезләре турында сүз барды, аеруча сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен дөрес эш һәм ял режимы, баланслы туклану, тиешле дәрәҗәдә хәрәкәт активлыгы, зарарлы гадәтләрнең булмавы, һәм шулай ук тормышка уңай мөнәсәбәттә булуның әһәмияте турында сөйләштеләр. Китапханә укучылары игътибарына «Сәламәтлеккә сукмак» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, ул дөрес туклану, дәвалау физкультурасы, яшелчә, җиләк-җимешләрнең файдасы, туклану культурасы, гаҗәеп диеталар һәм ничек итеп озак, шат күңелле булып яшәргә һәм сәламәт булырга икәнен өйрәтүче китаплардан торды. 

Поделиться: